Ютазы районында Кече Урыссу ФАПын илкүләм проект буенча төзиләр

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Ютазы районының Кече Урыссу авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлады.  Бу районда 14нче ФАП булачак.

Акча «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы нигезендә бүлеп бирелгән.

Яңа ФАПның мәйданы 75 квадрат метр тәшкил итәчәк.

Бүгенгә бина монтажланган, тәрәзәләр куелган. Якын арада эшчеләр бүлемнәр урнаштыруга һәм барлык кирәкле челтәрләрне үткәрүгә керешәчәкләр.

Яңа бина район халкына сыйфатлырак һәм һәркем файдалана алырлык медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International