Җиңү көне алдыннан Мамадыш район үзәк хастаханәсе коллективы баш табиб Руслан Гарипов, район үзәк хастаханәсе ветераннар советы рәисе Хануза Сәйфетдинова Мамадыш районының бердәнбер сәламәтлек саклау ветераны Шишмагаева Антонина Алексеевна янына бардылар.
Рәхмәт сүзләре белән ветеранга истәлекле бүләк, чәчәк бәйләме тапшырылды.
Антонина Алексеевна озак еллар хастаханәдә эшләде. 1953 елда ул фронттан кайта, Каргалы авылы медпунктында, Мамадыш шәһәре балалар йортында эшләп ала. Берничә айдан соң Мамадыш район хастаханәсенең хирургия бүлегенә күчерелә һәм 1980 елга кадәр пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Пенсиядә берникадәр вакыт онкология кабинетында шәфкать туташы була. Шуннан соң хирургия бүлеге коллективы, администрация ел саен ветеранны аның янына килеп котлый.
Ветеран А.А. Шишмагаева тормышындагы вакыйгаларны искә төшереп, аның 1923 елның 20 сентябрендә Татарстан АССРның Алабуга районы Костенеево авылында тууын белергә була. 1943 елда Совет Армиясе сафларына алына. Казанда «Эвакогоспиталь» поезды формалаштырыла, анда шәфкать туташы сыйфатында кабул ителә. Поездны 3 нче Белоруссия фронтына җибәрелә.
«Германияне Җиңү өчен», «СССР Кораллы көчләренә 50 ел», «Германияне Җиңүгә 50 ел», «Германияне Җиңүгә 55 ел», «Германияне Җиңүгә 60 ел», «Германияне Җиңүгә 65 ел» медальләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган.