Яңа туган балаларның ишетү сәләте бозылуны диагностикалау өчен яңа җиһаз Кама балалар медицина үзәге пациентлары өчен алынган

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгенә аудиоскрининг үткәрә торган кыйммәтле хәзерге заман автоакустик эмиссия аппараты кайтты. Бу мәҗбүри тикшерү гомернең өченче тәүлегендә башкарыла.

Яңа прибор ишетү чиген төгәл билгели һәм ишетү юлының төрле дәрәҗәләрендәге бозылуларны ачыклый, бу иртә диагностика һәм дәвалауны башлау өчен аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International