Гастроэнтерологлар Милли мәктәбенең күчмә сессиясе

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе

2013 елның 19 ноябрендә Казанда «Балаларда һәм өлкән кешеләрдә юан һәм нечкә эчәк авырулары» – Россия гастроэнтерологлар берләшмәсенең гастроэнтерологлар, гепатологлар Милли мәктәбенең күчмә сессиясе» Республика фәнни-практик конференциясе булачак.

Мәктәпнең эше вакытында төрле юан һәм нечкә эчәк авырулары булган пациентларны карап баруның хәзерге заман тактикасы турында фикер алышу булачак. Мәктәп эшенең мәҗбүри өлешләренең берсе клиник үрнәкләрне тикшерү була. Күчмә Мәктәпнең эшенә И.М. Сеченов исемендәге Беренче МДМУ һәм В.Х. Василенко исемендәге клиниканың әйдәүче хезмәткәрләре – РАМФ академигы И.Т. Ивашкин, профессорлар Е.К. Баранская, О.С. Шифрин, С.И. Эрдес һәм башкалар, Казан галимнәре – профессорлар Р.Г. Сәйфетдинов, Д.И. Абдулганиева, Р.А. Фәйзуллина, Р.А. Абдулхаков һәм башкалар катнашачаклар.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне гастроэнтерологларның Милли мәктәбе сессиясе эшендә катнашырга чакырабыз.

Уздыру урыны: «Корстон» КСКК
Мәктәпнең эше башлана: 08.45
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International