Татарстан Республикасының табиб-физкультура хезмәтенең 65-еллык үсеш нәтиҗәләре»Республика фәнни-практик конференциясе
2013 елның ноябрендә 10.00 «РФ ССМның Казан дәүләт медицина академиясе» ӨПБ ДББОның уку корпусының акт залында (Мөштәри ур, 11) «Татарстан Республикасының табиб-физкультура хезмәтенең 65-еллык үсеш нәтиҗәләре» Республика фәнни-практик конференциясе узачак. Тантаналы ачылуда ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, ТР социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Совет Комиссиясе вәкилләре, Дәүләт Совет депутатлары, Россия Федерациясенең субъектларында табиб-физкультура хезмәте җитәкчеләре, Татарстан Республикасы спорт федерацияләре рәисләре, медицина югары уку оешмалар ректорлары катнашачак.
Республика ФПК программасында спорт медицинасы, дәвалау физкультурасы, республикада табиб-физкультура хезмәте үсешенең төп юнәлешләре, шулай ук XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы хәзерләү барышында һәм уздыру вакытында РФ һәм ТР дәвалау һәм профилактика оешмаларының эш тәҗрибәсенең көнүзәк мәсьәләләре күрсәтелгән.
Теркәлү вакыты: 9.00 – 10.00
Конференция башлана: 10.00
Уздыру урыны – «РФ ССМ Казан дәүләт медицина академиясе» ӨПБ ДББОның уку корпусының акт залы (Мөштәри ур, 11).