Боинг–737 самолетының авиация һәлакәте аркасында барлыкка килгән гадәттән тыш хәлне бетерү буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив белдерүе

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Боинг–737 самолетының авиаһәлакәте урыныннан Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәге мәгълүматны хәбәр итә:

«Казан» халыкара аэропортында һәлак булган кешеләрнең туганнарының очу графикларына туры китереп РҺМҮ бер бригадасы һәм Республика клиник психиатрик хастаханәнең психолог-психиатрик бригадасы эшне дәвам итәләр.

Тиешле хезмәтләрнең: ФМХ, Граждан хәле актларын язу идарәсенең һәм Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының – эше Республика суд-медицина экспертиза бюросы нигезендә Себер тракты ур., 31а, адресы буенча туганнар белән тәүлек буена сузылып оештырылган. Анда Казанның АМЯСнең бер бригадасы кизү тора һәм Республика клиник психиатрик хастаханәсе (РКПХ) психологы эшен дәвам итә.

Казанда һәлак булган кешеләрнең туганнары «Кристалл» кунакханәсендә (Яхин ур.,8) калып торалар, алар белән РКПХ психологы һәм Казанның АМЯС, МҺХ бригадалары эш алып баралар. Монда АМЯ бригадасы кизү тора.

ТР суд-медицина хезмәтенең суд-медицина экспертлар-табиблары белән тәүлек буена сузыла торган эш оештырылган.

Һәлак булган кешеләрнең шәхесләрен билгеләү өчен Казанда 49 һәлак булган кешенең 80 туганы (ТРда торучы – 33 кеше, башка регионнарда торучы – 16 кеше) кан бирде. Бу процедураны Бөек Британиянең гражданкасының туганнары гына узмады, аның шәхесен билгеләү өчен аның туганнарының генетик паспорты биреләчәк.

Һәлак булган кешеләрнең туганнары һәм якын кешеләренең 196 мөрәҗәгате кайнар элемтә буенча теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International