26 ноябрьдән 27нәкадәр Казанда, «Корстон» КСККда «Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» дигән халыкара катнашуы белән X Россия конференциясе булачак. Аның чикләрендә «Педиатр көне» Республика семинар-киңәшмәсе оештырылачак.
«ТР ССМ БРКХ» ДАССО балалар сәламәтлеген саклау өлкәсендә хезмәттәшлек өчен Сезгә рәхмәт белдерә һәм РМФА «Балалар сәламәтлегенең фән үзәге» ФДБОның социаль педиатрия бүлеге җитәкчесе – В.Ю. Альбицкий катнашуы белән «Татарстан Республикасында балаларга медик-социаль ярдәм оештыру» темасына «Педиатр көне» семинар-киңәшмәсе эшендә катнашырга чакыра.
Киңәшмә 2013 елның 27 ноябрендә 9.00 «Корстон» КСККда, Наполеон залында булачак.
Чараның программасы:
· В.Ю. Альбицкий – РМФА «Балалар сәламәтлегенең фән үзәге» ФДБОның социаль педиатрия бүлеге җитәкчесе, профессор, медицина фәннәре докторы, атказанган фән эшлеклесе;
· Р.Ф. Шавалиев – «ТР ССМ БРКХ» ДАССО баш табибы;
· Н.В. Устинова – РМФА «Балалар сәламәтлегенең фән үзәге» ФДБОның социаль педиатрия бүлегенең өлкән фән хезмәткәре, медицина фәннәре кандидаты;
· О.В. Куликов – «ТР ССМ БРКХ» ДАССО оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары
· Дискуссия
10.45 – 13.00 «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның «Азино» балалар сырхауханәсенә экскурсия
- Балаларга, шул санда авыр тормыш шартында булганнарга, «Ышаныч» Республика медик-социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең эшен презентацияләү.