Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе табибы Яшел Үзән районының Мактаулы гражданины булды!

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Бүген Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев Римма Алексеевна Хәйдәрованы әлеге югары исем бирелү белән котлады, аңа медаль һәм тиешле таныклык тапшырды.

Римма Алексеевна бөтен гомерен медицина хезмәтенә багышлаган. Акушерлык һәм гинекология белгечлеге буенча хезмәт эшчәнлеген 1978 елда башлый. Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә инде 43 ел эшли! Яшь белгечтән Яшел Үзән бала тудыру йортының баш табибына кадәр юл үтә.

Лаеклы табибка лаеклы бүләк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International