Алексеевск район үзәк хастаханәсенең Кызыл Уракчы авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалды. Биредә 90 га якын кеше яши.
Беренчел сәламәтлек саклау звеносы учреждениеләрен модернизацияләү Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарыла. Ремонт эшләре «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча федераль һәм республика бюджетлары хисабына башкарылды.

