8 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара физиотерапевт көне 1996 елда Бөтендөнья физик терапия конфедерациясе тарафыннан гамәлгә куела. Билгеләү көне 1951 елда Копенгагенда физиотерапевтларның халыкара конфедерациясен оештыру хөрмәтенә сайланган, ул бүген бөтен дөнья буйлап 350 меңгә якын белгечне берләштерә.
Әлмәт район үзәк хастаханәсендә физиотерапия өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр эшли.
Әлмәт район үзәк хастаханәсендә медицина реабилитациясе бүлеге пациентларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны да кертеп, тернәкләндерү өчен замана җиһазлары белән җиһазландырылган. Реабилитацияләүнең инновацион һәм югары технологияләрен куллану организмның бозылган функцияләрен торгызырга һәм пациентны тулы канлы социаль тормышка кайтарырга гына түгел, ә катлауланулар үсешен булдырмаска да мөмкинлек бирә.
Табигый факторлардан файдалана торган физиотерапия пациентларны дәвалауда һәм реабилитацияләүдә төп роль уйный. Бу методлар терапиянең нәтиҗәлелеген арттыра һәм савыгуны тизләтә.
Физиотерапия өлкәсендәге барлык белгечләрне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезнең тәҗрибәгез, пациентларга сизгер мөнәсәбәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз бәһасез. Сезгә нык сәламәтлек һәм бетмәс энергия телибез! Сез - кешеләргә авыртусыз хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирүче чын тылсымчылар!