Чистай район үзәк хастаханәсендә пациентларның интенсив терапиясе һәм реанимациясе актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 21 октябре, сишәмбе

Чистай район үзәк хастаханәсе стационарының актлар залында Республика штаттан тыш баш белгеч мәктәбенең күчмә белем бирү курсы узды.

Спикерлар булып түбәндәгеләр чыгыш ясады: М.Н. Садыйков ис. 7 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең  анестезиология һәм реанимация буенча баш табиб урынбасары., ТР ССМ анестезиология-реаниматология буенча штаттан тыш баш белгече Александр Ванюшин, М.Н. Садыйков ис. 7 нче Шәһәр клиник хастаханәсенең бүлек мөдире, ТР ССМ штаттан тыш баш токсикологы, Европа токсикологлар ассоциациясе әгъзасы Алия Насыйбуллина, РКХ анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире, КДМА анестезиология-реаниматология һәм трансфузиология кафедрасы мөдире Роман Шпанер.

Белем бирү чарасында якындагы районнардан баш табибларның медицина юнәлеше буенча урынбасарлары, табиб-терапевтлар, табиб-реаниматологлар, табиб-хирурглар катнашты.

Чакырылган экспертларны һәм җыелган тыңлаучыларны Чистай район үзәк хастаханәсе баш табибы Илдар Хәнифов сәламләде, уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International