Казанда амбулатор гермодиализның яңа үзәге ачылды

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Казанда дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында Ломжа урамы, 18а адресы буенча амбулатор гемодиализ үзәге ачылды.

Гемодиализ – терминаль стадиядә бөерләрнең хроник авырулары белән интегүче пациентларда канны шлаклардан һәм артык сыеклыктан чистарту процедурасы (ХБП 5 стадия). Тиешле дәваланудан башка мондый пациентлар үләр иде.

«ФармГрупп» ҖЧҖнең Казан шәһәрендәге шәһәр диализ үзәге диализ үзәкләренең «төнге сменаларын» бушатырга мөмкинлек бирәчәк, 200 пациентка кадәр дәвалануны тәэмин итәчәк.

Ачылу тантанасында Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гайфуллина Гөлнара Ренадовна, Казанның Совет районы администрациясе башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Ляпахина Маргарита Алексеевна, ФармГруппның диализ үзәкләре җитәкчесе Гыйләҗетдинов Фәнис Фирдәүс улы,  канны чистартуның бөердән тыш ысуллары һәм нефрология буенча ТР ССМ штаттан тыш баш белгече, «Фармгрупп» ҖЧҖ баш табибы Гатиятуллин Наил Рафис улы һәм яңа диализ үзәге хезмәткәрләре.

Шәһәр диализ үзәге сменасына 15 диализ урынына исәпләнгән, эш 2 сменада алып барыла, кирәк булганда 3 смена җәелдерергә мөмкин.

Диализ үзәге беренче пациентларны кабул итте инде. Пациентларга амбулатор гемодиализ ысулы белән алмаштыргыч бөер терапиясен күрсәтү мәҗбүри медицина иминияте кысаларында түләүсез башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International