Профпатолог-табибларның V Бөтенроссия корылтае

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

2013 елның 27 ноябреннән 30 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә «Һөнәр һәм сәламәтлек» дигән XII Бөтенроссия конгресс һәм профпатолог-табибларның V Бөтенроссия корылтае булды.

Форумнарда хезмәт медицинасы һәм һөнәр патологиясе өлкәсендә Россиянең әйдәүче галимнәре докладлары тәкъдим ителде, профпатологик хезмәт эшчәнлеген норматив тәртипкә салуның һәм эшләүчеләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләләре турында фикер алышылды, РФ субъектларының баш профпатологлар киңәшмәсе булды.

Форумнар эшендә ТР ССМ Дәвалау һәм профилактикалау ярдәм идарәсе башлыгы И.Ю. Малышева, ТР ССМ баш профпатологы З.М. Берхеева, ТР ССМ Республика профпатология үзәге җитәкчесе А.Р. Рәхимҗанов, Казан дәүләт медицина университеты галимнәре, республиканың сәламәтлек саклау оешмаларының профпатолог-табиблары катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International