Кеше хокукларын саклауны 7нче номерлы ШКХдә күрделәр

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

28– 29 ноябрьдә Казанда халыкара катнашуы белән «Кешенең хокуклары һәм азатлыгы һәм аларның дөньяда, Россиядә һәм Татарстанда реальләштерүнең нәтиҗәле механизмнары» дигән фәнни-практик конференция булды. Чараның чикләрендә оешманың эше белән танышу өчен конференциянең 32 катнашучысы 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә килде. Алар арасында чит ил делегатлары: Азәрбайҗаннан, Венгриядән, Германиядән, Литвадан, шулай ук күпсанлы илнең регионнарыннан: Башкортстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Чаваш Республикасы, Оренбург, Рязань,Чиләбе, Киров һәм башка өлкәләрдән булдылар. Делегатлар өчен экскурсияне дәвалау оешмасының баш табибы Марат Наил улы Садыйков уздырды. Ул дәвалау оешмасын модернизацияләү турында – 7нче номерлы ШКХ җирлегендә Ашыгыч медицина ярдәм хастаханәсен төзү турында, стратегик юнәлешләр, шулай ук үсешнең киләчәкләре турында тәфсилле итеп сөйләде. Кунаклар кабул итү-диагностик бүлекне, операцияләр блогын, анестезиология һәм реанимация бүлеген, неврология бүлеген, иртә нейрореабилитацияләү бүлеген, сервис үзәген карап чыктылар. Делегатлар миллионлы шәһәр үсеше өчен дәвалау оешмасының югары социаль әһәмиятлелеген билгеләделәр, гражданнарның мөһим конституцион хокукларыннан берсе булган медицина ярдәмен күрсәтү өчен оештырылган шартларның югары дәрәҗәсен бәяләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International