Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә Казан дәүләт медицина университетының «Менеджмент сәламәтлек саклавында» кафедрасы белән уздырыла торган сертификацияләү циклы чикләрендә 2 декабрьдә «Җитәкчегә ярдәмгә: төзү, яңартып төзү, төзәтү» лекциясе булды. Лектор булып ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатыйхов чыгыш ясады. Бу лекцияне уздыру урыны очраксыз булып сайланмаган: 2011 елдан 2013 елга кадәр 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең булган биналарында капиталь ремонт уздырылды, шулай ук яңа хәзерге заман корпуслар төзелде.
Циклны тыңлаучылар сәламәтлек саклау министры урынбасары И. Р. Фатыйхов һәм 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы М.Н. Садыйков озатуларында рекордлы кыска вакытта һәм бөтен дөнья стандартларына һәм таләпләренә таянып оештырылган хастаханәнең хирургия корпусын, кабул итү-диагностик бүлеген күрә алдылар.