Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев 50 еллыгын билгеләп үтә. Медицина династиясе вәкиле Альмир Рәшит улы 1998 елда Казан дәүләт медицина университетын, 2000 елда клиник ординатураны тәмамлаган, невролог.
Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты.
Табибтан алып Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгына кадәр хезмәт юлын үткән, зур идарә тәҗрибәсе булган сәламәтлек саклау җитәкчесе.
Юбилей белән котлыйбыз! Профессиональ өлкәдә уңышлар телибез!
