Ливаннан КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика премиясенең сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы волонтер исеменә лаек булды

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

10 декабрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында ихтыяр белдерү (волонтерлык) өлкәсендә «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләделәр. «Сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы волонтер» номинациясендә Ливаннан КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының 5 курс студенты Ассад Уард җиңүче булды. Бүләкне аңа Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов тапшырды.

Ассад Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге волонтеры булып тора, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты ашыгыч медицина ярдәме һәм симуляцион медицина кафедрасында фән белән шөгыльләнә, шулай ук чит ил студентларын сәламәтлек саклау практикасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән «БРИКС гаиләсе» проектын гамәлгә ашыра.

Бүләкләүдән соң Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында түгәрәк өстәл узды, анда Ассад үзенең проекты турында сөйләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International