Йогышлы авырулар буенча V студентлар олимпиадасы Мәскәүдә 9-12 декабрьдә уздырыла торган халыкара йогышлы авырулар форумы кысаларында узды.
Программа дүрт динамик конкурсны үз эченә алды, шул исәптән «фәнни сугышлар», анда катнашучылар фәнни полемика һәм аргументация алып бару күнекмәләрен күрсәтә алдылар.
Беренче урынны Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары – «Анальгин» командасы алды. Санкт-Петербургтан килгән «Candidaты» һәм «Ulcus molle» командалары көмеш медаль ияләре булды. Бронза призерлар – "Gram Positive Vibes" (Мәскәү), «Лига Escape» (Гомель, Беларусь), «Вот такие пироги» (Мәскәү). Гомумән алганда, олимпиадада 8 шәһәрдән, 3 илдән 12 команда катнашты.
Ярышлар Россия Федерациясендә профессиональ медицина кадрларын әзерләүнең сыйфатын арттыру максатында югары уку йортлары студентлары арасында уздырылды. Олимпиаданы оештыручы – И.М. Сеченов ис. Беренче МДМУ.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа казанышлар телибез!