5 декабрьдә Корстонда сәнәгый предприятиеләрдә авыруларны профилактикалау буенча «Хезмәт медицинасы» дигән II Регионара партнеринг-форум булачак

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

««Коткару» Страхмедицина җәмгыяте» ЯАҖ «Хезмәт медицинасы» дигән II Регионара партнеринг-форум оештыра. Бу форумда «Сәнәгый предприятиеләрдә авыруларны профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре» темасына Ведомство арасындагы түгәрәк өстәл уздырыла.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның төп максатлары булып түбәндәге мәсьәләләр торачак:

-          Сәнәгый предприятие хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау өлешендә медицина ярдәменең төрле модельләре;

-          Эшләүчеләргә аларның һөнәри һәм гомуми эшкә сәләтлелекләрен озайтуга юнәлдерелгән профилактик медицина ярдәмен күрсәтү.

Түгәрәк өстәлнең эшенә катнашу өчен баш региональ профпатолог-белгечләр, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының профиль бүлекләре белгечләре, Дәүләт советының профиль комитетлары җитәкчеләре, баш инженерлар, сәнәгый предприятияләрне һәм оешмаларны саклау буенча белгечләр чакырылды.

Катнашучыларны каршылау һәм теркәү: 9.00
Рәсми ачылу: 9.30
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International