"Яхшы эшләр формуласы" гранты җиңүчеләре турында

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Түбән Кама медицина көллиятендә «Сәламәтлек бүләк итәргә өйрәнәбез» Сибур яхшы эшләр формуласы грант программасында катнашучыларны хөрмәтләү тантанасы узды.

«Яхшы эшләр формуласы» грантына 471 гариза бирелгән. Компаниянең 16 шәһәрендә 158 проект җиңүче булды. Җиңүчеләр арасында инклюзия юнәлешендә «Сәламәтлек бүләк итәргә өйрәнәбез» проекты да бар.

Проект 2025 елның 1 февралендә старт алды. Проектны гамәлгә ашыру барышында 624 массаж сеансы уздырылды, шулардан 157 сеанс Түбән Каманың «Өмет» интернат-мәктәбендә һәм 467 сеанс ТР Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дәваланучыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International