Хәзер пациентлар Р-500 «Маммоскрин» заманча цифрлы маммографында һәм «РЕНЕКС-2» рентгенографик цифрлы аппаратында тикшеренүләр узарга мөмкин.
Табиб-рентгенолог Артур Ренатович Мөхәммәтдинов быел 5 нче поликлиникага эшкә урнашуы турында сөйләде. 2023 елда Ижау дәүләт медицина академиясен, 2025 елда Казан дәүләт медицина академиясендә «рентгенология» белгечлеге буенча ординатураны тәмамлаган.
Яшь табиб яңаҗиһазның өстенлекләрен билгели: барыннан да элек бу югары төгәллек, мәгълүматларны тиз цифрлы эшкәртү, пациент организмына йомшак тәэсир итү, компьютер экранында югары сыйфатлы мизгелле диагностик сурәт.
Медицина җиһазлары «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча килде.