Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә «Коллектив акыл» проекты кысаларында укулар узды

2025 елның 26 декабре, җомга

«Коллектив акыл» мәгариф проекты табибларга белем таратуны һәм кызыклы клиник очраклар белән уртаклашуны дәвам итә.

Бу юлы фикер алышу темасы ювениль идиопатик артритның (ЮИА) системалы варианты булды.

Стилл авыруының клиник очрагын тикшерү турындагы доклад белән Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе 11 нче бүлегенең табиб-инфекционисты Гыймадеева Г. Ш. чыгыш ясады.

Чакырылган эксперт сыйфатында м. ф. к., Казан дәүләт медицина университетының балалар авырулары пропедевтикасы һәм педиатрия факультеты доценты Идьдус Лотфуллин катнашты.

Дискуссиянең модераторы булып ТР ССМ штаттан тыш баш инфекционисты, м. ф. д. Халит Хәертенов чыгыш ясады.

Чара инфекционистлар, терапевтлар һәм педиатрлар өчен оештырылган иде.

Видеоконференцэлемтә режимында фикер алышуга бөтен республика белгечләре кушыла алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International