Хәзер РЖД-Медицина клиникасында пациентларга савыгырга шәфкатьлелек ярдәм итәчәк. Кенәз-Владимир сестричествосы клиникада хезмәт итә башлады.
"Шулай килеп чыкты, тимер юл хастаханәсендә бер шәфкать туташы дәваланды. Бу хастаханә бернинди мәхәлләгә дә беркетелмәгәнлектән, без үз хезмәтебезне нәкъ менә шунда башларга булдык , ә аннары даими нигездә авыруларга булышу турында килештек. Стационарда табиблар ачык йөз белән каршы алалар. Пациентлар анда катлаулы, безнең алар белән сөйләшүебезгә, тәрбияләүдә ярдәм итүебезгә һәм иң мөһиме аларга җитмәгән игътибар бирүебезгә бик шат", — ди Елена Жевнерова - яңа Кенәз-Владимир сестричествосының шәфкать туташы.
Якын планнарда хастаханәдә хезмәт итү генә түгел, патронаж карау да. Еш кына авырып киткән кешене дәвалаганнан соң, аны ялгызлык кына көткән өйдә карарга кеше юк бит.
Кенәз-Владимир сестричествосы өчен тимер юл хастаханәсендә хезмәт итү — зур юлның башы, моңа шәфкать туташларына Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл фатиха биргән.