Мәгълүматый хәбәр

2013 елның 7 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 19 еллык бала табучы хатынның үлеме факты буенча һәрьяклап хезмәт тикшерүе уздырыла. ССМ комиссиясе тикшерү өчен Түбән Каманың бала табу йортына һәм Чистай ш. ҮРХнә чыгып китте.

Баштагы мәгълүматлар буенча бала табучы хатынның үлеме ашыгыч бала табудан соң 15нче тәүлектә сепсисның яшен тизлегендәге формасы нәтиҗәсеннән булды.

Чистай районында торучы хатын 21 ноябрьдә Түбән Кама ш. «Перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе» ДАССОда бала тапты. Алдагы дәвалаудан баш тартуы аркасында 5 тәүлектә чыгарылды. Табиблар вакытсыз чыгу турында һәм өзлегүләр үсешенең рискы булуы турында кирәкле аңлатмалар бирделәр.

1 декабрьдә аны ашыгыч ярдәм бригадасы «Чистай районы үзәк хастаханәсе» ДАССОна китерде. 2 декабрьдә хатын-кыз Республика клиник хастаханәсенә күчерелде, анда шул ук көнне тормыш күрсәтүләре буенча операция уздырылды. Реанимация бүлеге шартларында аңа интенсив дәвалау уздырылды. Күләмле бактерияләргә каршы һәм симптоматик дәвалау фонында хатын-кызда күпорганлы җитешсезлек рәвешендәге сепсисның авыр өзлегүе алга китте һәм бу үлемгә китерде.

Комиссия эше дәвам ителә. Тикшерүнең ахырында кирәкле чаралар кабул ителәчәк.

Электрон МКМЧ рәтендә бала тудырудан соң өзлегүнең сәбәбе турында таратылган мәгълүмат дөреслеккә туры килми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International