ТР Мамадыш муниципаль районында, Шәдче авылында табиб амбулаториясенең ачылуы булды. Ачылуда ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Ильясов Р.С., ТР Мамадыш районы Советының Рәисе Ильясов А.П. «Мамадыш РҮХ» ДАССО баш табибы Хаҗиев Д.Ф. катнаштылар.
ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин Шәдче авылындагы табиб амбулаториясе өчен даруханәне реконструкцияләүгә финанс чараларының мөмкинлекләрен табарга зур ярдәм күрсәткән өчен РФ Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Р.С. Ильясовка Рәхмәт Хатын тапшырды.
Шәдче табиб амбулаториясе Шәдче, Түбән Шүләнгер, Келәүш сала авыллары территориясендә торучы халыкка хезмәт күрсәтә.Ул авылларның чикләрендә, 19 торак пунктларында:
бөтенесе – 2669 кеше,
шул исәптән 18 яшьтә һәм олырак булган – 2290 кеше;
17 яшькә кадәр булган – 19 кеше, алар арасыннан 1 яшькә кадәр булган – 19 кеше;
15–17 яшьтә булган – 111 кеше.
15 яшьтән алып һәм аннан олырак булган хатын-кызлар – 1200 кеше, бала тудыру яшендә булган – 419 кеше, исәптәге йөкле булган хатыннар – 9 кеше.
Бала тудырулар – 19 кеше.
«Д» исәбендә торучы авырулар – 490 кеше,
Боек Ватан сугышына катнашучылар һәм Боек Ватан сугышы инвалидлары – 5 кеше.
Чернобыль АЭС һәм аңа тиңләштергән объектларда авария ликвидаторлары – 1 кеше.
Табибка кадәр ярдәмне 8 ФАП күрсәтә, 2011–2013 елларда 4 ФАПта капиталь ремонт уздырылды, 2 модульле ФАП төзелде.
Амбулаториянең гомуми мәйданы 341 кв.м. Газ белән җылытыла.
Хезмәт күрсәтүнең радиусы 23 км., ҮРХнән 34 км.
Табиб амбулаториясендә гомуми практик табибы, стоматолог-табиб, 5 гомуми практик шәфкать туташы,1 физ.кабинетның шәфкать туташы, 1 лаборант кызы, 1 амбулаториянең шәфкать туташы эшлиләр. Шулай ук даруханә пункты, клиник лаборатория, гинекология, процедуралар, бәйләү, физиодәвалау, стоматология, прививкалар ясау кабинетлары, көнге стационар эшлиләр.
Амбулатория мөдире – гомуми практик табибы Васильев Артур Василий улы.