Яр Чаллыда зур янгында 78 яшьлек урам себерүче булып эшләүче хатын-кызның зыян күрүе турындагы вакыйга бөтен ил буйлап таралды.
Аның гомере өчен 5 нче шәһәр хастаханәсе табиб-реаниматологлары көрәште.
Надежда Ивановна өчен бу гадәти көн булырга тиеш иде. Ул өс-башын алыштырган, сумкасын, өске киемнәрен кибеттә калдырган. Һәм урамда эшкә керешкән. Янгын чыккач, хезмәткәрләр бинадан тиз генә чыгып китә башлаганнар. Ә Надежда Ивановна сумкада документлар калганын исенә төшергән һәм алар артыннан кире кергән.
- Кибет әле бик төтенле түгел иде, ләкин әйберләремне калдырган бүлеккә ишекне ачкач, мине яну һәм төтен өермәсе генә биләп алды. Мин шундук аңымны югалттым. Күпме вакыттан аңыма килгәндер, белмим. Шуышып киттем, идәндә чүпрәк таптым, аның белән авызымны, борынымны капладым һәм сумканы эзли башладым, – дип сөйләде табибларга пациент.
Шул мизгелдә аның коты алынган: төтенле бүлмәдә ориентлаша алмаган, чыгу юлын да таба алмаган. Идәнгә яткан. Аннары түбәдән утлы кисәүләр төшкән тавышны ишеткән һәм янгынны сүндерүләрен аңлаган. Көч-хәл белән ярдәмгә чакырган.
Пациентканы коткаруга хастаханәнең бөтен реанимация хезмәте кушыла. Реанимация бүлегенең мөдире Павел Егоров сөйләгәнчә, хатын-кыз бик авыр хәлдә, «ис газы белән агулану» диагнозы белән, кайнар һава, янгын продуктлароын сулаганга барлыкка килгән ингаляцион җәрәхәт белән китерелгән. Сатурация 80% тан да кимрәк булган, бу органнарда кислородның критик җитешмәвен күрсәтә. Корым сулыш юлларына һәм үпкәләргә эләккән.
"Безнең тарафтан ашыгыч рәвештә дезинтоксикацион терапия, какырыкны сыекландыручы кислород ингаляциясе, үпкә һәм бронхлардан көекне чыгара торган ингаляция үткәрелде. Аннары атна дәвамында - сулыш юлларын дымландыру өчен небулайзер аша ингаляция», – дип аңлатты Павел Геннадьевич.
Реанимация бүлеге мөдире республика халкына мөрәҗәгать итте: "Янгыннар була. Иң мөһиме – әйберләр алырга кире кайтырга ярамавын истә тоту. Бу тормышның бәясе булырга мөмкин!»
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер Надежда Ивановна белән барысы да яхшы: ул 8 Мартны каршы алырга әзерләнә, бүген балалар бакчасындагы иртәнге бәйрәмдә оныкчыкларында булды. Аны коткарган реанимация бүлегенең табибларына һәм барлык шәфкать туташларына, аңа тернәкләнергә ярдәм иткән терапия бүлегенә һәм аның өчен борчылган барлык кешеләргә зур рәхмәт белдерә.