Балалар республика клиник хастаханәсендә ифтар

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

3 март көнне Балалар республика  клиник хастаханәсендә ел саен үткәрелә торган медицина ифтары узды.

Бу ел саен РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе катнашында уздырыла торган очрашу.

Ифтарда мәртәбәле кунаклар арасында ТР мөфтие Камил Сәмигуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, дини берләшмәләр белән элемтә идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, ТР Дәүләт Советы депутаты һәм  Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зиатдинов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Президенты Айдар Шаһимәрдәнов катнашты.

Чара Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендәге «Абу Али ибн Сина» мәчетендә башланды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин Рамазан аеның мәгънәсе, кешене ныгыта һәм эчке тынычлыкны сакларга ярдәм итә торган ураза, дога һәм изге гамәлләрнең мөһимлеге турында сөйләде.

«Рамазан безне сабырлыкка, шәфкатьлелеккә һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә өйрәтә», – диде ул. Аннары азан яңгырады, ифтар булды һәм ахшам намазы укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International