Мәскәүдә Россиянең баш хирурглары һәм хирургия җәмгыятьләренең рәисләре киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш хирургы, Казанның «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе»ДАССО медицина өлеше буенча баш табибының урынбасары, профессор А.Ю. Анисимов актив катнашты. Киңәшмә А.В. Вишневский исемендәге Хирургия институтында узды. Киңәшмә чикләрендә Россиядә хирургия хезмәте булуының һәм эшләвенең иң әһәмиятле мәсьәләләре буенча фикер алышынды. Аерым алганда – 2012 елда илдә хирургия хезмәтенең эшчәнлеге, көнүзәк мәгариф инициативаларны кертү, шулай ук хирург-табибларның дипломнан соң белем бирү сыйфатын яхшырту буенча. Белгечләр шулай ук «Хирургия» белгечлеге буенча авыруларны алып баруның клиник тәкъдимнәрен (беркәтмәләрне) хәзерләү мәсьәләсенә зур игътибар иттеләр.