2026 елның 6 апреленнән 8 апреленә кадәр Техник җайга салу һәм метрология буенча Федераль агентлык (Росстандарт), үзенә буйсынган оешмаларны җәлеп итеп, барлык федераль округларда Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган "Ышанычлы бул! Исән бул!" Бөтенроссия акциясен үткәрә.
Акциянең үзгәрешсез максаты - илебез гражданнарының игътибарын һәркемнең тормышында үлчәүләр бердәмлегенең әһәмиятенә аеруча мөһим мисалда җәлеп итү: кан басымы кеше сәламәтлеге торышының төп күрсәткечләреннән берсе булып тора, ә тонометр күрсәткечләренең төгәллегенә, үз чиратында, йөрәк-кан тамырлары системасының реаль картинасы бәйле.
Акция көннәрендә «Татарстан ЦСМ» ФБУ белгечләре халык файдалана торган көнкүреш кан басымы тонометрларының параметрларын тикшерү өчен гражданнарны түләүсез кабул итәчәкләр, шулай ук җиһазларны алга таба куллану буенча киңәшләр бирәчәкләр.
Игътибар! Беләзек тонометрлардан башка барлык төр тонометрларны (автоматик, ярымавтоматик, механик, терекөмешле) тикшерү үткәреләчәк!
Татарстан Республикасында «Ышанычлы бул! Исән бул!» Бөтенроссия акциясе кысаларында халыкны кабул итү графигы
|
№ п/п |
Шәһәр |
Үткәрү урыны |
Үткәрү урыны адресы |
Дата |
Кабул итү сәгате |
Тел. |
|
1 |
Казан |
«Татарстан ЦСМ» ФБУ |
Казан, |
6, 7, 8 апрель, 2026 ел |
9:00 – 17:00 |
(843) 233-18-02 |
|
2 |
Яр Чаллы |
«Татарстан ЦСМ» ФБУ Яр Чаллы филиалы |
Яр Чаллы, Җиңүгә 40 ел ур., 61 |
6 апрель, 2026 ел |
9:00 – 17:00 |
(8552) 20-35-64 |
|
3 |
Түбән Кама |
«Татарстан ЦСМ» ФБУ Түбән Кама филиалы |
Түбән Кама, Төзүчеләр проспекты, 38 |
7 апрель, 2026 ел |
9:00 – 17:00 |
(8555) 32-05-12 |
|
4 |
Чистай |
«Чистай үзәк район хастаханәсе» ДАССУ поликлиникасы |
Чистай, |
7 апрель, 2026 ел |
9:00 – 17:00 |
(84342) 9-35-98 |
|
5 |
Әлмәт |
«Татарстан ЦСМ» ФБУ Әлмәт филиалы |
Әлмәт, |
8 апрель, 2026 ел |
9:00 – 17:00 |
(8553) 30-38-93 |