Татарстан Республикасы — «Профессионаллар» чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында «Лаборатор медицина анализы» компетенциясе буенча лидерлар рәтендә

2026 елның 5 мае, сишәмбе

2026 елның 19 апреленнән 30 апреленә кадәр Оренбург өлкә медицина көллияте базасында «Профессионаллар» чемпионатының «Лаборатор медицина анализы» компетенциясе буенча йомгаклау (төбәкара) этабы узды.

Анда Россиянең 17 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Конкурсның өч көне дәвамында катнашучылар югары дәрәҗәдәге һөнәри күнекмәләрен һәм теоретик әзерлекләрен күрсәттеләр. Ярышларга йомгак:

1 урын (төп төркем) — Дудкина Карина Николаевна, «Казан медицина көллияте» ДАҺБУ студенты.

3 урын (юниорлар төркеме) — Харитонова Вероника Николаевна, Казан шәһәре Идел буе районының «139 нчы гимназия – мәгариф үзәге» МАМУның 10 нчы сыйныф укучысы.

Әзерлек өчен остазларга рәхмәт белдерәбез һәм Карина белән Верониканы лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International