17 декабрьдә «Татнефть» ААҖ Медсанчастенең һәм Әлмәт ш. җирлегендә ТР ССМ баш штаттан тыш гастроэнтерологы, РФ ССМ Казан дәүләт медицина академиясенең терапия кафедрасы мөдире, профессор, медицина фәннәре докторы Рәфыйк Сәйфетдинов катнашуында «Эчәклек авыруларының көнүзәк мәсьәләләре» дигән район конференциясе булды. Конференциянең эшендә Әлмәт муниципаль районының дәвалау-профилактика оешмалары бүлекләренең мөдирләре, терапевт-табиблары, гомуми практик табиблары, гастроэнтерологлары, хирурглары, ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары катнашты. Конференция иң мөһим мәсьәләләрнең берсенә – эчәклек авыруларына багышланды. Профессор Рәфыйк Сәйфетдинов үзенең докладларында «Антибиотик-ассоциацияләнгән диарея» һәм «Ярсыган эчәклек синдромы» темалары буенча җентекле мәгълүмат тәкъдим итте, төрле препаратлар белән эчәклек авыруларын дәвалау мәсьәләләре турында сөйләп бирде, үзенең практикасыннан клиник очракларны аңлатты. Эчәклек бик күп тышкы йогынтыларга, аеруча антибиотикларны кабул итүгә, каршы җавап бирә.
Өстәмә нәтиҗәләрнең берсе - антибиотик-ассоциацияләнгән диарея. Антибиотикка шушы өстәмә реакция булмасын өчен, эчәклекнең үз микрофлорасының функциясен яхшырта торган матдәләр – пробиотиклар, эубиотиклар, экоантибиотиклар – тәкъдим ителәләр. Соңгы бактериофаг препараты – патологик микроорганизмнарга максатчан тәэсир итә һәм аларны юк итә ала торган матдәләр. Аларның өстенлеге шунда: алар үзенчәлекле, үрчи торган, өстәмә нәтиҗәләре булмый диярлек, аларны балаларга билгеләргә мөмкин.