Йөрәк ритмы бозылулары белән булган пациентларны алып бару буенча укыту уздырылды

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

2013 елның 17 декабрендә ««Студенческая» №4 шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда табибларның квалификацияләре дәрәҗәсен өзлексез күтәрү чикләрендә тормышка куркыныч янаучы йөрәк ритмы бозылуы белән булган пациентларны медикаментоз алып бару буенча укыту уздырылды.

 

Теория өлешен м.ф.д., КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасы профессоры Алтунбаев Рәшит Әсхәт улы тәкъдим итте. Тормышка куркыныч янаучы йөрәк ритмы бозылуының өзлегүләре һәм клиник күренүләре җентекләп каралды. Ми һәм мидән тыш эмболиянең еш һәм дәһшәтле булган факторы буларак йөрәгалды фибриляцияләренә аерым игътибар ителде. Хәзерге заман терапиясен сайлауны дәлилләү өчен клиник мәсьәләләр тәкъдим ителде.

««Студенческая» №4 шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның белгечләре

ситуация мәсьәләләрендә фикер алышуда эшлекле катнаштылар һәм тәкъдим ителгән теоретик материаллар нигезендә кыен пациентларда медикаментоз дәвалауны индивидуаль сайлауны уздырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International