Кичә Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә авыруларны профилактикалауның актуаль мәсьәләләренә багышланган методик семинар узды. Онлайн-чарага баш табибларның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасарлары, поликлиникалар мөдирләре, гомуми практика табиблары, участок терапевтлары, педиатрлар һәм ТР һәм Казан шәһәре буенча муниципаль берәмлектә профилактика эшен оештыручылар җыелды.
Эндокрин система авыруларын профилактикалау тематик атналыгы кысаларында (25 майда Бөтендөнья калкансыман биз көне хөрмәтенә) презентация белән «Авиценна-эндокринология» ҖЧҖ консультатив-диагностика бүлеге мөдире, табиб-эндокринолог, ультратратавыш диагностикасы табибы Татьяна Подольская чыгыш ясады. Табиб-эндокринолог үз чыгышында эндокрин авыруларның үсеш сәбәпләре, симптомнары һәм профилактика ысуллары турында җентекләп сөйләде.
31 май – Бөтендөнья тәмәке төтенесез көн уңаеннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник наркология диспансеры табиб-психиатры Галимҗан Шакирҗанов чыгыш ясады.
- Тәмәке куллану авырулар һәм үлем очракларының төп сәбәпләренең берсе булып тора. Тәмәке тартучы үзенең сәламәтлеген генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген дә харап итә, чөнки пассив тәмәке тартуның актив тәмәке тартуга караганда зыяны кимрәк түгел, – дип билгеләп үтте Галимҗан Шакирҗанов үз чыгышында.
Семинар ахырында Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табибы Роза Алимова хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында «Ирләр сәламәтлеге формуласы» темасына компьютер дизайны плакатларының Республика смотр-конкурсы старт алган, ул ике турда уза: I тур (сайлап алу) – 2026 елның 18 маеннан 19 июненә кадәр һәм II тур (йомгаклау) – 2026 елның 22 июньнән 26 июньгә кадәр үткәрелә.