ТР ССМ балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итә торган хезмәтне оештыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесе ТР Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнгән

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген Республиканың сәламәт саклау министры Адель Вафин Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итә торган хезмәтне оештыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесеФирдәүс Рәис кызы Умяровага ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның рәхмәт хатын тапшырды.

 
Белешмә өчен:

Умярова Фирдәүс Рәис кызы 1979 елда Казан дәүләт медицина институтын, педиатрия факультетын бетерде. Балалар сырхауханәсендә участок педиатры, «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОнда табиб булып эшләде, 1998 елның мартыннан Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгына балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итә торган хезмәтне оештыру бүлегенә әйдәүче белгеч вазыйфасына кабул ителде. Педиатрияда эш стажы 30 ел, медицина фәннәре кандидаты.

 

Умярова Фирдәүс Рәис кызының хезмәт эшчәнлеге балаларның сәламәтлеген саклауны оештыру мәсьәләләре белән турыдан-туры бәйләнгән. Аның төп вазыйфалары:

 

-          ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, шул исәптән балалар йортының тәрбияләнүчеләрен медицина белән тәэмин итүне оештыру;

-          сәламәтлек саклау оешмаларының компетенцияләре өлешендә җәйге сәламәтләндерү кампанияләрен оештыруда һәм уздыруда катнашу;

-          югары технологияле һәм махсуслаштырылган медицина ярдәмен алу, санаторий дәвалавы өчен балаларны медицина оешмаларына җибәрүне оештыру;

-          гражданнарның телдән һәм язма мөрәҗәгать итүләрен карау.

 

Ул хезмәттәшләре һәм республиканың медицина хезмәткәрләре арасында хөрмәткә ия.

Югары профессионализм, балалыкның көнүзәк мәсьәләләрен чишүдә актив катнашу өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының (2003), Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеше министрлыгының (2003) мактаулы грамоталары, «Казанның 1000-еллыгы истәлегенә» дигән медаль (2005), «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның мактаулы хезмәткәре» (2008), Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеше министрлыгының ведомство бүлегенең –  «Сәламәтлек саклауның отличнигы» күкрәккә тага торган билгесе (2009), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының (2012) һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәхмәт хатлары (2013) белән бүләкләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International