Түбән Кама шәһәре яңа электрон мәгълүматый системага күчә

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Гыйнвардан башлап Түбән Кама муниципаль районында «Татарстан Республикасының электрон сәламәтлек саклавы» Бердәм дәүләт мәгълүматый системасын (ТР ЭСС БДМС) кертү башлана – моның турында бүген «ТКҮРМХ» ДАССОның администрация корпусында узган матбугат-конференциясендә сөйләделәр.

 

Электрон мәгълүматый системага күчү бөтен Татарстанның дәвалау оешмаларында башлана. ТР ЭСС БДМС – республиканың сәламәтлек саклауны яңарту программасының чираттагы этапы.

 
Димәк, электәгечә,  кабул итүгә без ТР дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә язылачакбыз.
 

Әһәмиятле нюанс! Табибка («Электрон Татарстан») ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында пациентның «Шәхси кабинетын» булдырганнан соң гына язылырга мөмкин була. Теркәү барлыгы бер мәртәбә генә уздырыла.

 

Игътибарны шуңа юнәлдерергә кирәк: ерактан язылу сез язылырга теләгән нәкъ шул сырхауханәгә беркетелгән булсагыз гына мөмкин. Гамәлдәге закон аркасында сырхауханәгә беркетелергә яисә аны я дәвалый торган табибны алмаштырырга хастаханәнең баш табибы исеменә язма гаризагыз буенча елга бер мәртәбә генә була.

 

Бердәм мәгълүматый системага тоташу вакытында «Электрон чиратның» эшен вакытлыча туктатып торырга туры киләчәк. Бу очракта табибның кабул итүе тере чират буенча узачак. 2014 елның 20 гыйнварына кадәр пациентларны кабул итү элегрәк алынган талоннар буенча уздырылачак. Иске электрон чиратның расписаниесен дәүләт хезмәтләре порталында, электрон чиратның терминалларында һәм контакт-үзәгендә 20 гыйнварга кадәр карап була. 20 гыйнвардан без инде яңа системада кабул итүгә язылачакбыз.

 

Шәһәрнең бөтен сырхауханәләрендә (өлкәннәр, балалар, стоматологик), шулай ук хатын-кызлар консультациясендә беренче вакыт кабул итүгә язылырга булышыр өчен махсус өйрәтелгән волонтерлар кизү тотачаклар. БДМСна күчү шәһәрнең һәм районнарның дәвалау оешмаларының эш графигына бер ничек тә йогынты ясамаячак, һәм пациент үз табибының кабул итүенә һәрчак, шул исәптән тере чират буенча да керә алачак.

 

Дәүләт хезмәтләренең порталы:  https://uslugi.tatar.ru/.

 

Белешмәләр өчен телефоннар:

-          контакт-үзәк: 40-00-03;

кайнар элемтә: 47-58-28
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International