31 декабрьдән ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «10нчы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Савинов Сергей Юрий улы билгеләнде.
Савинов Сергей Юрий улы
1994 ел – «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча Казанның 2нче медицина училищесе;
1996 ел – «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан Медицина колледжы;
2003 ел – «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан Дәүләт медицина университеты;
2004 ел – «Хирургия» белгечлеге буенча Казан Дәүләт медицина университетының 2нче хирургия авырулар кафедрасы нигезендә клиник интернатурасы.
1994-2004 ел. – «Яшүсмер» балалар-яшүсмерләр берләшмәсе, авыр атлетика буенча тренер-укытучы.
2004 елдан хәзерге вакытка кадәр – 2нче Шәһәр ашыгыч ярдәм медицина хастаханәсе, хирургия бүлеге, ашыгыч хирургия ярдәмен күрсәтү буенча табиб.
2010 ел – 5нче Шәһәр клиник хастаханәсе, медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары.
2011 елдан хәзерге вакытка кадәр 16нчы Шәһәр хастаханәсе ДАССОның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары.