«Татарстан Республикасы Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның һәм Россия ССМның «Казан дәүләт медицина университеты» ЮПББ ДБББОның Клиник советы утырышы булды. Совет эшендә БРКХ баш табибы, баш табиб урынбасарлары, бүлек мөдирләре, шулай ук клиника территориясендә урнашкан КДМУ кафедраларының профессор-укытучылар составы саныннан мөдирләр һәм әйдәүче белгечләр катнаштылар.
Утырышта КДМУын тәмамлаучыларны Эшкә урнаштыру үзәгенең эшчәнлеге концепциясенә, БРКХ хезмәткәрләренең өзлексез укуларын оештыруына, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының белем бирү кластерының инновацион мөмкинлекләренә багышланган докладлар тыңландылар.