КДМУның ординаторлары һәм интернлары Аксубай РҮХдә тәҗрибә алалар

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Ак халатлы «десант» сырхауханә буенча йөргәндә, пациентлар берни дә аңлый алмадылар – кайдан шулкадәр яшь шат күңелле табиблар. 

Бөтенесе дә гади аңлатыла. Бу Аксубай «ноу-хау»ы. Хастаханәгә яшь кадрларның таләп итүләрен күргәч, яңа баш табиб медуниверситетны тәмамлаучыларны авыл җирендәге эш шартлары белән кызыксындырырга дигән кыю фикерне тормышка ашырды. Ә ничек кызыксындырырга икән, әгәр Аксубай Казаннан күренми? Димәк, алып килергә һәм бөтенесен ничек бар күрсәтергә кирәк. Атна эчендә КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасыннан яшь белгечләр Аксубай районы үзәк хастаханәсендә практикаларын узалар.   Аннан соң аларны башкалар алмаштыралар. Һәм ел буена шулай була.

– Табиблар кураторлыгында ординаторлар һәм интернлар сырхауханәдә, стационарда пациентларны кабул итүдә, дәвалауда катнашалар, – РҮХнең баш табибы Ратмир Мөстәфаев белдерде. – Чираттагы группа белән без Ибрайкинога барырга планлаштырабыз. Студентлар табиблар һәм фельдшерлар белән өйрәтү семинарларын уздыралар, яңа җиһазлар турында сөйлиләр, гипертония һәм шикәр диабеты белән авыручы пациентлар белән очрашалар, аларга дәвалауның яңа алымнарын күрсәтәләр.

Килегез! Бу сүз рефрен булып гел янгырый. Урындагы табиблар авыл хастаханәсендә эшләү өчен шундый аргументларны китерәләр: биналар яхшы, авыл акчаларын түлиләр, Интернет, коммуналь льготалары бар, һава экологик чиста. Бик урынлы, Президент бүләге турында  да онытырга кирәкми. Авылга эшләргә килсәң – миллион сум алырсың.

Без РҮХнең һәм университетның җитәкчелегенә Аксубай хастаханәсен һәм райүзәген үз күзебез белән күрергә бирелгән мөмкинлек өчен рәхмәт белдерәбез, – дип әйтәләр студентлар. – Хәзер безнең курсташлар сезнең хастаханәгез белән кызыксыналар, нинди белгечләр кирәк дип сорыйлар...

 
Ольга МАКАРОВА.
Аксубай муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International