11 ноябрьдә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сария Сабурская гражданнарны бергәләп кабул итүне уздырачаклар.
Медицина хезмәт итүе, шул санда сәламәтлек саклау һәм беренчел медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин була.
Кабул итү гражданнарның алдан язылуы буенча (843) 236-41-80 номерлы телефон аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсендә уздырылачак.