Ноябрьнең 3нән башлап 9на кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 8637 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1122 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1011 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 56 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 49 кеше зыян күрде, 30 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 25 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 101 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7012 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 32, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –197.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 564кә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 11гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 21гә, бала табулар буенча – 15кә артты. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 14кә, ЮТҺ буенча – 8гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 181гә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.