12 һәм 13 ноябрьдә Казанда чит ил экспертларыннан травматология буенча мастер-класслар узачак

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге белән хезмәттәшлектә һәм Республика клиник хастаханәсенең ярдәме белән чит ил экспертларының катнашуында травматология буенча мастер-класс оештыра.

12 һәм 13 ноябрьдә РКХнең операцион бүлмәләрдән ЮМТ белем бирү үзәгенең конференц-залына экспертлар белән уздырыла торган операцияләрнең видеотрансляцияләре узачак. Реверсив протезлау (җилкәнең җәрәхәтләнгән манжеты белән пациентка реверсив протез кую) буенча операция һәм оча-бот буынының артроскопиясе буенча 2 операция планлаштырылган.

Чакырылган экспертлар:

• Мюнхенның Техник университетының Rechts der Isar клиникасының травматология клиникасы һәм сырхауханәсе җитәкчесе, профессор Питер Биберталер;

• Кирон Текнон (Барселона, Испания) клиникасының спорт медицинасы өлкәсендә 20-еллык стажы белән ортопед һәм травматолог, доктор Алекс Видаль;
• Кирон Текнон (Hospital Quirón Teknon) клиникасы, Барселона, Испания, ортопед һәм травматолог, профессор Серджио Балаге Гонсалес.

Ортопедларның,  травматологларның компетенцияләрен күтәрүгә, шулай ук Татарстан Республикасының Европа әйдәүче клиникалары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә һәм тәҗрибә уртаклашуга юнәлүчегән белем бирү проекты киләчәктә сәламәтлек саклау өлкәсендәге белгечләрнең һәм экспертларның очрашуына гадәттәге сәбәп булачак.

Мастер-класста Россия регионнарының сәламәтлек саклау оешмаларының травматологлары һәм ортопедлары катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International