Сәламәтлек саклау министры коррупциягә каршы мәсьәләләрдә халыкны активрак булырга чакыра

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Моның турында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин 2014 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы кабул ителүче чараларга багышланган «Татмедиа»дә брифинг барышында хәбәр итте.

 Министр сөйләгәнчә, актык берничә ел эчендә сәламәтлек саклауда хәлне үзгәртү өчен билгеле адымнар ясалды. Коррупция мәсьәләсен беренче җәмәгатьчелек уйлашуы 2008 елда Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясендә уздырылды. Шуннан соңгы елларда программа һәм норматив документлар кабул ителде, эшнең яңа формалары кертелде, тикшерү чаралары башкарыла.
 

Аның сүзләре буенча, статистика түбәнәю ягына үзгәрде. Шулай, Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминиятенең Территориаль фонды мәгълүматлары буенча, актык 2 ел эчендә шикаятьләрнең гомуми санының 32%ка төшүе билгеләнә (2012 елда – 5090, 2013 елда – 3119 шикаять). Медицина ярдәмен күрсәтү өчен акча алуга шикаятьләр саны 2012 елдагы 452дән 2013 елда 374 кадәр кимеде, һәм андый шикаятьләрнең өлеше 12% тәшкил итте.

 

Мәсьәләләрнең киләчәктәге чишелешен ведомство иң башта пациентка юнәлгән һәм коррупциягә каршы булган дөньяга карашның принципларында тармакның корпоратив мәдәниятын оештыруда күрә.

 

«Без Татарстан Республикасы Табибның этик кодексын кабул итүдән башладык. Кодекс табиблар җәмәгатьчелегенә Татарстан Республикасы  Медицина хезмәткәрләре ассоциациясенең йомгаклау утырышында тәкъдим ителде. Кодекс республиканың бөтен сәламәтлек саклау оешмаларының  коллективларында каралды һәм гомуми җыелышларда кабул ителде. Коллектив шартнәмәгә ярашлы итеп эшкә кабул итү вакытында һәр белгеч Кодексны башкару буенча йөкләмәгә имза куярга тиеш», – дип сөйләде Адел Вафин.

Һөнәри иҗтимагый оешмалар әһәмиятен күтәрү – корпоратив мәдәниятне оештыруда әйдәүче юнәлешләрнең берсе. Бүген Ассоциация 3 меңнән артык табибны берләштерә. Татарстан Республикасына медицина хезмәткәрләрен Ассоциация белән аттестацияләүне уздыру буенча пилот территориясе булып чыгарга тәкъдим ителде.

Икенче карар – пациентларның хәбәрдар булулары. Түләүсез медицина ярдәмен алу өлешендә гражданнар хокукларын аңлату буенча иминият медицина  оешмаларының әһәмиятен көчәйтергә кирәк.

 

«Ләкин сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре дә аларның оешмаларында акча алуның ярамаганлыгы турында халык алдында әйтергә тиеш», – дип басым ясады ведомство җитәкчесе. Ул сәламәтлек саклау оешмаларында түләүле хезмәтләрне күрсәтүне Россия Хөкүмәтенең Карарына катгый ярашлы итеп оештырырга тиеш дип билгели.

Пациент һәм медицина хезмәткәрләре арасында үзара мөнәсәбәтләрнең ачыклыгын формалаштыруда уңай рольне видеокүзәтү уйный. Бу пациентны да табибны да тәртипкә өйрәтә.

 

Коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру инструментларының берсе – «кире кайта торган бәйләнеш». Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында ышаныч телефоны һәм коррупция күрсәтүләренең фактлары турында SMS җибәрү өчен тәүлек буе эшли торган номер урнаштырылган. Адел Вафин халыкны актив булырга һәм коррупция фактлары турында хәбәр итәргә чакырды. Аның өчен хәзер бөтен шартлар барлыкка китерелгән.

 
Ул шулай ук билгеләде: шушы ел эчендә министрлык дәүләт-хосусый партнерлык принципларында, пациентлар җаваплары нигезендә медицина оешмаларының һәм белгечләрнең рейтингын төзү белән, махсуслаштырылган порталны барлыкка китерү планлаштыра. Нәкъ пациентлар табиб компетентлыгына, авыручыга мөнәсәбәтенә, дәвалауның нәтиҗәлелегенә һәм хәттә тышкы кыяфәтенә дә бәя бирәчәк. «Пациент табибны ничек кабул итә һәм аны ничек бәяли, безнең өчен бу бик мөһим », – дип билгеләп куя министр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International