2014 елда Татарстанда КДМУның яшь галимнәренең инициативасы буенча «Акыллар көрәше» дигән фәнни көрәшләр буенча чемпионат беренче тапкыр булачак. Чемпионатның кагыйдәләре буенча, башта югары уку йортларында локаль этаплар узалар, шул вакытта белгечлеккә һәм гыйльми дәрәҗәгә бәйсез 35 яшькә кадәр студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр катнаша алалар.
Фәнни көрәшләр – ул ачык чара, аның чикләрендә яшь галимнәр һәм студентлар иң катлаулы фәнни фикерләрне күрсәтмәле һәм гади итеп аңлаталар һәм үз фәнни эзләнүләре турында сәхнәдән сөйлиләр. Һәр чыгыш 10 минутка сузыла, һәм катнашучылар үз фикерләрен тамашачыларга җиткерер өчен теләгән реквизит белән куллана ала. Чыгыштан соң жюри һәм бөтен катнашучылар иң яхшы чыгыш турында карар чыгаралар.
КДМУның Анатомия театрының аудиториясендә (Казан шәһ., Университетская ур., 13) 27 ноябрьдә 16.00 сәгәттә булачак «КДМУда фәнни көрәшләр»нең югары уку йортлары эчендәге этапны яктыртуда катнашырга Сезне чакырабыз.
КДМУның фәнни көрәшләрендә җиңүчеләр бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәкләр, шулай ук Татарстанның фәнни көрәшләр буенча БЕРЕНЧЕ Чемпионатта катнашырга һәм аның җиңүчесе булырга уникаль мөмкинлек алачаклар!