Медицина иминияте системасында страховать ителгән гражданнарның хокуклары турында сөйләштеләр

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
«Мамадыш районы үзәк хастаханәсе» ДАССОда «Мәҗбүри медицина иминияте системасында  страховать ителгән гражданнарның  хокукларын гамәлгә ашыру» темасына АК БАРС Мед, АК БАРС Страхование вәкилләре белән бергә оештырылган чираттагы түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл максатлары – медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатының мәсьәләләре, төп проблемаларны билгеләү һәм медицина оешмасының системалы мәсьәләләренең мөмкин чишелеш юлларын эзләү.

Чарада Мамадыш РҮХнең баш табибы Дамир Хаҗиев, медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Илдус Дәмиев, сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Рамил Галиев, «АК БАРС» СК»нең территориаль директоры Мәгъсүм Саттаров, «АК БАРС» СГ Мамадыш филиалының директор урынбасары Радий Газизуллин, стационарның һәм сырхауханәнең страховать ителгән 30 пациент катнаштылар.

Мәгъсүм Саттаров башка районнар белән чагыштырганда Мамадыш РҮХ эшенең актив динамикасын билгеләде, нәтиҗәдә халыкның канәгать булмаулыгы турында бәяләмәләр саны түбәнәя, дип билгеләде. Утырышта баш табиб Дамир Хаҗиев медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатының мәсьәләләре буенча пациентларны анкетлауны тикшерү белән чыгыш ясады. БВСда катнашучылар өчен күтәренке комфортлыклы палаталарның эшен оештыру, кадрлар мәсьәләләрен чишү, хастаханәнең җиһазлавын яхшырту мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Түгәрәк өстәлдә страховать ителгән кешеләргә “Мамадыш РҮХ” ДАССОда страховать ителгән кешеләргә медицина ярдәменең ала алырлыгын һәм сыйфатын яхшыртуга юнәлгән, уздырылучы чаралар турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Ел саен табиб-белгечләрне комплектлаштыру саны яхшыра, бүгенге көнгә ул 89% тәшкил итә. РҮХдә кирәкле белгечләргә кабул итүгә язылу өчен терминал куелган.

Шуннан башка, страховать ителгән кешеләр сырхауханә һәм стационар эшенә уңай бәя бирделәр.

Пациентлар «Мамадыш РҮХ» ДАССОның медперсоналына һәм җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр һәм мондый очрашуларны тәртипле рәвештә уздыру турында, түләүсез медицина ярдәме турында хәбәрдарлыкны көчәйтү буенча чараларны кабул итү турында теләкләр белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International