Казанда Төрекмәнстанның сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгасы министры урынбасары эш визиты белән булды

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Төрекмәнстанның сәламәтлек саклау һәм медицина сәнәгасы министры урынбасары Атаев Ашыр Маммедораз улы булды.

Визит программасы чикләрендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов озатуында
кунак «Медицина фәне үзәгенең» Инжиниринг үзәгенә, Республика клиник онкология диспансерына, шул исәптән Төш үзәгенә, Республика клиник хастаханәсенә, Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенә, Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Шулай ук Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин озатуында Ашыр Атаев 7нче шәһәр хастаханәсенә килеп китте. Анда ул кабул итү-диагностика бүлегенең (күзәтү бүлмәләренең, УТТ кабинетларының, компьютер томографының), шулай ук ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү өчен операция бүлмәсенең эшләре белән танышты. Вертолет мәйданчыгы, анестезиология һәм реанимация бүлеге, операция блогы күрсәтелделәр.

Визит барышында кунак Татарстандагы медицина ярдәмен күрсәтү системасы белән таныша алды, шулай ук якларның хезмәттешлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International