Сарман муниципаль районының Алан саласында «Саланың тотрыклы үсеше» федераль программасы буенча төзелгән яңа модульле ФАП ачылды. Яңа объектны тантаналы ачу тәртибендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов И.Р., башкарма комитет җитәкчесе Нуртдинов Л.Х., «Сарман РҮХ» ДАССОның баш табибы Билалов И.Н., урындагы үзидарәчелек советларының башлыклары, медицина хезмәткәрләре, торак пунктында торучылар катнаштылар.
ФАП район үзәгеннән 15 км ераклыкта урнашкан. Торак пунктында 124 кеше, алардан – 110 өлкән кеше, 14 бала тора. Шушы елның апрелендә булган фельдшер пунктында янгын чыккан, һәм яңа ФАП төзәргә дип нәтижәгә килделәр.
Яңа ФАП ачылуы белән салада торучылар бөтен кирәкле медицина аппаратурасы һәм җиһазлары белән җиһазландырылган яңа хәзерге заман медицина оешмасын алдылар. ФАП мөдире – югары категория фельдшеры Идрисова Раушания Хәнип кызы (эш стажы – 17 ел).
Кунаклар һәм чакырылган кешеләр фельдшер-акушерлык пунктының җиһазладыруы һәм кабинетлары белән таныштылар, пациентлар һәм медицина персоналы өчен төзелгән уңайлы шартлар белән канәгать булуларын белдерделәр.
Салада яшәүчеләр ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка, ТР Премьер министры И.Ш. Халиковка, сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинга хәзерге заман уңайлы шартларда медицина ярдәмен алуның бирелгән мөмкинлегенә бәйле Алан саласында яшәүчеләргә күрсәтелгән ярдәм өчен бик зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Башкарма комитет җитәкчесе тырышлык күрсәткән төзүчеләрне хөрмәт грамоталары белән бүләкләде.