Яр Чаллы шәһ. Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәгъдиев эш визиты белән КБМҮнә килеп китте

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Шәһәрнең дәвалау оешмаларына бару программасы чикләрендә бүген Яр Чаллы шәһ. Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәгъдиев Кама балалар медицина үзәгенең 9/23 корпусына килеп китте. Шәһәр башлагын Яр Чаллы шәһ. буенча ТР ССМ сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко озатып барды. Корпусның эше турында КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбарәкшин сөйләде. Хәзер бу бинада 

Составында хатын-кызлар консультациясе белән репродуктив сәламәтлекне саклау консультатив-диагностик сырхауханәсе, пренаталь диагностика үзәге урнашканнар. Өченче катка вакытлыча Балалар хастаханәсенең яңа туган балалар патологиясе бүлеге күчкән (үзенең Г блогында хәзер капиталь ремонт бик кызу бара). Ике кат шушы мизгельдә буш булып тора. Башкарма комитеты җитәкчесенә Наил Мәгъдиевка үсеш концепциясенә ярашлы бу корпуста 3 мең бәбиләүгә исәпләнгән бала табу йорты ачылырга тиеш дип хәбәр иттеләр. Яңа койкалар аркасында Перинаталь үзәк үзенең беренче дәрәҗәдәге функциясен үти башлаячак: төрле патологияләре булган югары рисклы группадан шәһәрнең һәм ТР төньяк-көнчыгышының йөкле хатыннарына медицина ярдәмен күрсәтү.

Визит чикләрендә Наил Мәгъдиев яңа туган балалар патологиясе бүлегенә килеп китте. Шәһәр башлыгына җитлекми туган балалар белән интенсив терапия палаталарын, бүлек өчен яңа сатып алынган җиһазларны күрсәттеләр. Җавапта Башкарма комитеты җитәкчесе Г блогына барып килергә теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International