Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәгъдиев КБМҮнең Балалар хастаханәсенең Г блогының капиталь ремонтының барышын үзенең тикшерү астына алды. Бүген аның катнашуы белән монда күчмә киңәшмә узды.
КБМҮнең Г блогын сафка кертү тизлеге бераз артта кала, моның турында Наил Мәгъдиев инанды. Ул блокның төзелә торган мәйданнарыннан узды, яңа туган балалар патологиясе бүлегенең (ЯТБПБ) ике катыда булды һәм төзелешкә җаваплы хезмәтләр белән очрашуны үткәрде. «Объектны елның ахырына кадәр сафка кертергә кирәк, моның өчен төзүчеләргә көчәйтелгән тәртиптә эшләргә кирәк», – дип Наил Мәгъдиев билгеләде.
«Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның Балалар хастаханәсенең Г блогының гомуми мәйданы 4,6 мең кв.м. тәшкил итә. Бинаның реконструкциясенә барлыгы 141 млн.сум кирәк, алардан җиһазлауга – 34 млн.сум. Бүгенге көнгә республика бюджетыннан 60,7 млн.сум бүленгән. ЯТБПБдә капиталь ремонтны тәмамлау өчен тагын 13 млн.сум бик кирәк.
«Кама балалар медицина үзәге» ДАССОның баш табибы Тимур Мөбарәкшин билгеләгәнчә, беренче чиратта яңа туган балалар патологиясе бүлегендә ремонтны ахырына җиткерергә кирәк. Хәзерге вакытта балаларны бүлектән 9/23 корпусына алып баралар, бу бик уңайсыз. «Г» блогы – ул ЯТБПБнең туган стеналары, һәм беренче чираттагы бурыч», – дип билгеләде КБМҮнең баш табибы.