Атна эчендә 2014 елның 10 ноябреннән башлап 16на кадәр Татарстан Республикасында көчле сулыш юлларының вирус йогышлары белән авыруларның 11596 очрагы теркәлде, күрсәткеч 10 мең халыкка 29,7 тәшкил итте, дип кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хәбәр итә. Берләштерелгән халык арасында авырулар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагасыннан 36,6%ка, 0–2 яшьтәге балалар арасында 54,4%ка, 3–6 яшьтәге балалар арасында 48,7%ка, 7–14 яшьтәге балалар арасында 46,1%ка, 15 яшьтәге һәм олырак үсмерләр арасында 38,0%ка түбәнрәк.
Казанда көчле сулыш юлларынының вирус йогышлары белән авыруларның 5402 очрагы теркәлде, күрсәткеч 43,0 тәшкил итте, авырулар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагасыннан 21,7%ка түбәнрәк һәм узган атна белән чагыштырганда авырулар саны 25,9%ка түбәнәйде.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада «Татарстан Республикасында грипп, КСЮВЙ (ОРВИ), Эбола бизгәге белән авырулар санын кисәтү буенча чаралар» темасына видеоконференция тәртибендә Республика селектор киңәшмәсе үтте.
Киләчәк сезонда грипп, КСЮВЙ (ОРВИ) белән авырулар санының эпидемиологик аспектларын, шулай ук Эбола бизгәге буенча дөньядагы эпидемиологик хәлне Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең эпидемиологик күзәтү бүлеге башлыгы Юзлибаева Ю.Р. тәкъдим итте.
Йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгечнең, КДМУның йогышлы авырулар кафедрасы доцентының, м.ф.д. Кравченко И.Э. докладында гриппны һәм КСЮВЙын диагностикалау мәсьәләләре, авыруның авырлык билгеләре, госпитализацияләүгә күрсәтүләр һәм хәзерге заман вируска каршы терапия принциплары каралдылар. Шулай ук Эбола вирусы белән кузгатылган авыруны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау буенча киңәшләр тәкъдим ителделәр.
Селектор киңәшмәдә тәкъдим ителгән презентациягә сылтама:
http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/file/old/news/ebola.pdf