Бүген Саба районында, Саба–Язлы Арташ автоюлының 15 км, ЮТҺ булды. 2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, зыян күргән кешеләр арасында балалар юк. ЮТҺ урынына Саба РҮХнең АМЯнең фельдшер бригадасы чыкты. Бер кеше ЮТҺ урынында үлде, дүрт зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә РКХнең Травмаүзәгенә тапшырылалар.